Интернетта утырып

Интернетта утырып
Буыннар шактый каткан.
Кыш буена тәмле ашап
Кирәкмәгән май баскан.

Барысыннан котылырга
Әле дә бакча бар димен.
Вакыт булганда бакчада
Рәхәтләнеп эшлимен.

Бакчада бит, җәмәгать,
Фитнес та бушка гына.
Кояш елмаеп караса,
Тиген солярий була.

Тирләп-пешеп эшләгәндә
Бернинди дә тоз калмый.
Бакча кебек бер дару да
Безне дәвалый алмый.

Вакытында җан дусларым
Файдаланып калыгыз.
Көзгә яшелчә, җимештән
Мул уңыш та алырсыз.

Бакчадан соң, эх, чабынып
Мунча кереп чыгыгыз.
Җир йөзендә җәннәт шулдыр,
Кадерләрен белегез

Средний рейтинг
0 из 5 звезд. 0 голосов.
Мой рейтинг:
24open
Если Вам понравилась данная статья - поделитесь с Вашими друзьями и товарищами в социальных сетях:

    Напишите ответ или комментарий

    Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.


    Вы можете использовать эти HTML теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>